Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада Нобель Тынычлык бүләге иясе Аун Сан Су Чжи иреккә чыгарга мөмкин


Мьянмадан илдәге хәрби җитәкчелекнең өй сагы астында тотылучы демократик оппозиция җитәкчесе Аун Сан Су Чжины азат итү мөмкинлеге турында хәбәрләр килә.

Нобель Тынычлык бүләге иясе Су Чжи 1989 елдан бирле 15 елдан артык гомерен сак астында үткәрде.

Аның хәзерге өй сагы мөддәте бу шимбәдә тәмамлана һәм, кайбер мәгълуматларга караганда, аны азат итү турында карар инде имзаланган.

Бу мәгълуматлар әлегә рәсми рәвештә расланмаган.

Күптән түгел Мьянмада соңгы 20 елда беренче мәртәбә үткән сайлауда хәрби хакимият тарафдарлары җиңү игълан итте. Су Чжи фиркасе бу сайлауда катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG