Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлаудан сигез кеше һәлак булды


Әфганстанның Кундуз виләятендә шартлаудан сигез кеше һәлак булды, 20-ләп кеше яраланды.

Җирле хакимият вәкиле әйтүенчә, мотоциклга урнаштырылган бомба күп халык җыелган базарда шартлаган.

Корбаннар арасында ике полиция хезмәткәре һәм хөкүмәт яклы кораллы төркем җитәкчесе Габдел Манан да бар. Һөҗүм Мананга каршы оештырылган дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG