Мьянмада шимбә көнне өй сагы мөддәте тәмамланып иреккә чыккан оппозиция җитәкчесе Аун Сан Су Xжи илдәге демократик көчләрне берләшергә, халыкны татулашырга чакырды.
Су Чжи якшәмбе Мьянманың иң зур шәһәре Янгонда үзенең меңнәрчә тарафдары алдында чыгыш ясады.
Соңгы ике дистәдән артык елның 15 елын Нобель тынычлык бүләге иясе Су Чжи өй сагы астында уздырды.
1990 елда Мьянмадагы хәрби хакимият ул җитәкләгән Демократия өчен милли лига фиркасенең парламент сайлауда җиңүен танымады.
Халыкара җәмәгатьчелек Су Чжиның иреккә чыгуына хуплау белдерә.