Хакимиятләр исәпләвенчә, быел Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылырга ике миллионлап кеше җыелган.
Барлыгы миллион җиде йөз меңләп чит ил ватандашына Хаҗга килү рөхсәте бирелгән. Тагын ике йөз меңләп кеше Согуд Гарәбстанының үзеннән һәм күрше илләрдән килгән.
Дөнья халкының чиреге ислам динендә.
Хаҗ гадәттәгечә биш көн дәвам итәчәк.
Әлегә бернинди гадәттән тыш хәл дә булмаган. Шулай да Согуд Гарәбстанының эчке эшләр министры Наиф бин Габдел Газиз әл-Каидә тарафыннан һөҗүм мөмкинлеген кире кагарга ярамый диде.
Министрның әлеге белдерүенә җавап буларак бу террорчы төркем вәкилләре без мөселманнар арасында кан коелуын теләмибез дип белдерде.