Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы федераль бюджетны раслады


Русия Дәүләт Думасы 2011 елга федераль бюджетны һәм 2013 елга кадәр бюджет планын өченче, соңгы укылышта раслады.

2011 елда бюджет керемнәре тулаем җитештерү күләменең 17,6 проценты, чыгымнары 21,2 проценты тирәсендә булыр дип планлаштырыла.

Дефицит 3,6 процент булыр дип фаразлана.

Бу бюджет дөнья базарларында бер мичкә Русия нефтенең еллык уртача бәяче 75 доллар булуына күз тотып әзерләнгән.
XS
SM
MD
LG