Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы генералы Владимир Чеишвили тоткарланды


Мәскәүдә Русия эчке эшләр министрлыгы генералы, министрлыкның матди-техник тәэминат үзәге башлыгы Владимир Чеишвили тоткарланды.

Министрлыкның үз иминлек бүлеге тапшырган документлар нигезендә аны тоткарлау карарын прокуратураның тикшерү комитеты тикшерүчеләре чыгарган.

Генерал Чеишвили эшендә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, югары түрә министрлыкка ит алганда ялган ширкәтләр белән килешүләр төзүгә ярдәм итеп зур күләмдә акча үзләштергән.
XS
SM
MD
LG