Accessibility links

Пакстан сөнниләре террорга каршы йөрешкә чыкты


Пакстан сөнниләре террорга каршылык белдереп ил буйлап йөрешкә чыкты.

Йөрештә катнашучыларның бер өлеше 320 чакрымлык юлны җәяү, икенче бер өлеше машинада үтәчәк. Йөреш башкала Исламабадта башланып Лахор каласында тәмамлана. Лахорда урам җыены үтәчәк.

Чараны Пакстанның сөнни үзәкләрнең берсе оештырды, алар хакимиятләрне мөселманнар өчен изге булган урыннарны саклауга күбрәк тырышлык күрсәтүен таләп итә.

Соңгы айларда Пакстанда шундый урыннарга булган һөҗүмнәрдә дистәләгән кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG