Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил WikiLeaks мәгълүматлары белән канәгать


АКШ һәм аның беректәшләре интернеттагы WikiLeaks сәхифәсенең АКШ дипломатларының 2006-2010 елларда язышкан 250 меңләп хатын бастырып чыгаруын “җавапсызлык” дип бәяләде.

Вашингон, бу адым тыныч халыкның тормышына куркыныч тудыра, дип белдерде.

АКШның бер сенаторы WikiLeaks сәхифәсен террор оешмалары исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Ул арада Израил җәмәгатьчелеккә бәян ителгән бу хатларның эчтәлеге белән канәгать калуын белдерде.

“Иң зур куркыныч Ираннан яный. Бу элек тә билгеле иде, әмма турыдан- туры әйтелмәде. Бу хатларда инде ул фаш ителде,” диде Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу.

WikiLeaks сәхифәсе җитәкчесе Джулиан Эссанж, АКШ җаваплылыкны үз өстенә алудан курка, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG