Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Игорь Изместьевка гомерлек төрмә сорады


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә Башкортстанның элекке санаторы Игорь Изместьевны хөкем итү эше барышында прокурор гомерлек төрмә җәзасы сорады.

Изместьев 2007 елда кеше үтерү һәм террор оештыруга катнашы булу һәм салым түләмәүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Тикшерү аның 1992 елда 12 кеше белән берләшеп 20дән артык зур җинаять кылганын ачыклады.

Изместьев шулай ук өч миллиард сумнан артык салымнан качуда гаепләнә.

Узган атнада Русиянен хокук яклаучылары Игорь Изместьевның нахакка гаепләнүе һәм аңа карата гадел карар чыгарылуын таләп итеп, ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллады.
XS
SM
MD
LG