Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-2013 Универсиадасы корылмалары федераль милек булачак


Татарстанның җир һәм милек министрлыгында Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиада өчен төзелгән спорт корылмаларын федераль милек итү турында киңәшмә узды.

2 ноябрь көнне кабул ителгән "XXVII халыкара җәйге Универсиада-2013 мирасы" исемле концепция нигезендә 10 спорт корылмасы федераль милеккә күчерелеп соңыннан алар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе карамагына тапшырылачак.

Беренче 10 корылма 2011 елның февраль аена кадәр күчерелеп калган сигезен 2011 елда тапшырып бетерү каралган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG