Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта эшкуарларның каршылык чарасы дәвам итә


Киев үзәгендә яңа салым кодексына каршы урам җыены дәвам итә.

Сишәмбе көнне Украина президенты Виктор Янукович Югары Рада кабул иткән яңа салым канунын имзаламыйча аңа вето салды. Канун өлгесе үзгәрешләр кертер өчен кире парламентка җибәрелде.

Әмма бүген Бәйсезлек мәйданына чыккан эшкуарлар канунның үзгәртелүен түгел, ә яңадан язылуын таләп итә.

Үзгәрешләр кертелгән яңа салым кодексы Югары Радада иртәгә каралачак.
XS
SM
MD
LG