АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бүген Кыргызстан сәфәрен тәмамлап Үзбәкстанга килде.
Кыргызстанда Клинтон парламент демократиянең уңышларын хуплады.
"Үзәк Азиядә яки дөньяның кайбер башка җирләрендә парламент демократиясе уңышка ирешә алмый диючеләр күп булды. Кыргызстан моның киресен исбатлады,” диде Клинтон.
Бу хакта ул президент Роза Отумбаева белән очрашудан соң журналистларга белдерде.
Бу атнада Кыргызстанның өч сәяси фиркасе коалиция хөкүмәте төзергә ризалык бирде. Үзәк Азия дәүләтендә парламент республикасын төзү турында тавыш бирү ике ай элек узды.
Клинтон Кыргызстанга АКШның хәрби базасы һәм гаскәрләренә урын бирүе өчен рәхмәт белдерде. Манас базасы АКШның Әфганстандагы хәрби чаралары өчен мөһим.
Үзбәкстанда АКШ дәүләт секретаре президент Ислам Кәримовны кеше хокуклары торышын яхшыртырга чакырды. Клинтон президент Кәримов, шулай ук дини җитәкчеләр, журналистлар һәм хөкүмәттән бәйсез оешмалар вәкилләре белән очрашты.