Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинда яшьләр катнашында чуалышлар булды


Греция башкаласы Афинда яшьләрнең ике ел элек полиция тарафыннан үтерелгән 15 яшьлек Алексис Григоропулосны искә алу чарасы яңа чуалышларга китерде.

Төркем башта парламент бинасы янына тыныч кына барган булса да, соңрак төркемдәге кайберәүләр тәртип саклау хезмәткәрләренә таш ата, кибет һәм банк тәрәзәләрен вата башлады.

Бәрелешләрдә ничә кеше яраланганлыгы әйтелми.

2008 елда ул үсмернең үтерелүеннән соң илдә башланган чуалышлар ике атнага сузылган иде.
XS
SM
MD
LG