Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтай җыймакчы


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетында корылтай җыю мәсьәләсе тикшерелде.

Тик нинди корылтай булачак? Башкарма комитет рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин Башкортстан татарлары корылтаен уздыру кирәк дип саный:

“Без Башкортстан татар конгрессы корылтаен җыйсак, ул бер оешма форумы гына булачак. Шуңа Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасына кергән 19 татар оешмасының уртак чарасын уздырырга кирәк”.

Әлеге мәсьәлә шактый бәхәсләр кузгатты.

Профессор Рәиф Әмиров сүзләренчә, конгрессмы, татар оешмаларыныкымы, шул ук кешеләр бер үк проблемнарны күтәрәчәк. Шуңа конгресс форумын уздыру да җитә.

Башкарма комитет әгъзасы, профессор Рушан Галләмов фикеренчә:

“Әгәр татар конгрессы форумын уздырсак, аны оештыруда хөкүмәт тагын узганнарындагы кебек, кысылырга мөмкин. Узган чараларда оештыруны кулга алып, хөкүмәт башкарма комитетка үз кешеләрен тутырып, кесә оешмасы оештыруын хәтердән чыгармаска кирәк. Шуңа уртак корылтай уздыру дөреслеккә туры килә”.

Утырышта нинди корылтай уздыру мәсьәләсенә карата уртак фикергә киленмәде. Мәсьәлә алдагы утырышка калдырылды.

Башсыз конгресс


Башкортстан татар конгрессы башкарма комитетына рәис итеп Русия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе җитәкчесе Тимергази Галиев сайланган иде. Ләкин ул башкарма комитетның баштагы берничә утырышында гына катнашты һәм юкка чыкты. Моны аның республика җитәкчелеге белән очрашуга баргач, кабул итмәүләре, танымаулары сәбәпле, дип аңлаттылар. Оешма җитәкчесе буларак танылмагач, ул утырышларга да йөрү кирәк түгел дип тапкан.

Әлеге утырышта композитор Алик Локманов икенче рәис сайлауны күтәрде һәм бу урынга Заһир Хәкимовны тәкъдим итте. Шулай ук профессор Рәиф Әмиров, Айрат Гыйниятуллиннар да яңа баш сайларга кирәк дип исәпләүләрен ирештерделәр. Алар да Заһир Хәкимовны тәкъдим итте.

Башкарма комитет рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин:

“Мин Заһирга ярты ел элек үк тәкъдим иткән идем, ләкин ул эше күплеккә сылтау итеп, риза булмады. Ул хакимиятләр белән каршылыкка керүдән курыкты. Тагын шуны да искә алыгыз, Тимергази Галиев Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән дустанә мөнәсәбәттә. Шуңа мин аның бу урында калуын хуплыйм”, - диде.

Әлеге мәсьәләне тикшерү дә алдагы утырышка калдырылды.
XS
SM
MD
LG