Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньянда Төньяк Корея һәм Кытай сөйләшүләре үтте


Пхеньянда Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ир белән Кытай Дәүләт Шурасында тышкы сәясәт өчен җаваплы югары җитәкче Дай Бинго арасында сөйләшүләр үтте.

Сөйләшүләр Төньяк Кореяның Көньяк Корея утравына һөҗүменнән соң Корея ярымутравында кисәк артып киткән киеренкелекне йомшарту турында барды.

Тарафларның “консенсуска ирешүе” әйтелсә дә, тәфсиллерәк мәгълумат бирелми.

Кытай Төньяк Кореяның төп беректәше санала һәм, 23 ноябрьдә Төньяк Корея Көньяк Корея утравын утка тотып дүрт кеше һәлак булганнан соң, Пхеньянны авызлыклау өчен Пекиңгә каты басым ясала башлады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG