Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода парламент сайлавы уза


Сербиядән бер яклы буларак үз бәйсезлеген игълан иткән Косовода бүген ил тарихындагы беренче сайлаулар уза.

Халык фикере сораштыру нәтиҗәләренә караганда премьер Һашим Тачи җитәкчелегендәге Демократия партиясе белән Приштина мэры Иса Мустафа идарә иткән Косово демократик берлеге партияләре арасында зур көндәшлек бара.

Сайлауда мең 265 депутат намзәте 120 урынлы парламентка керү өчен ярыша.

Парламентта илдәге азчылык серблар өчен 10 урын аерылган.

Ләкин мәгълүматларга караганда Косово серблары сайлауны бойкот итә.

Сайлауны АКШ һәм Европа Берлеге рәсмиләре якыннан күзәтә. Алар Косово хакимиятен гадел һәм ачык сайлау уздырырга чакырды.

2008 елда үз бәйсезлеген игълан иткән Косовоны АКШ белән бергә Европа илләренең күпчелеге рәсми дәүләт буларак таный.
XS
SM
MD
LG