Accessibility links

Кайнар хәбәр

Wikileaks мәгълүматлары Ватикан идарәсен ачуландырды


Ватикан идарәсе АКШ дипломатларының яшерен хатларының Wikileaks тарафыннан дөньяга чыгарылуына һәм бу мәгълүматларда идарә турында әйтелгән сүзләргә зур тәнкыйть белдерде.

Ватикан ясаган рәсми белдерүдә "күп санда яшерен мәгълүматларның интернет аша дөньяга чыгарылуы һәм ул сәбәп була алачак нәтиҗәләрне зыянлы" дип бәяләде.

Британиянең Guardian газетасы бастырган Wikileaks мәгълүматларында, Рим Папасы Бенедикт XVIның мөселман иле Төркиянең Европа Берлегенә әгъза булуын теләмәве, Ватикан дәүләт секретаре Бертона турында исә "инглизчә белмәгән авыл кешесе" булуы язылган иде.
XS
SM
MD
LG