Accessibility links

Мәскәү өлкәсендә хокук яклаучы кыйналган


Мәскәү өлкәсе Селятино авылында сишәмбе көнне “Восход” хокук яклау оешмасы башлыгы Евгений Бобровка һөҗүм булды. Бу хакта ул Азатлык радиосына үзе хәбәр итте.

“Билгесез ике кеше килеп күкрәгемә, башка, биткә суктылар, җәрәхәтләр алдым, баш мием тетрәде. Күрәсең, мин инде кемгәдер комачаулый башлаганмын, янаулар белән авызымны томаларга теләделәр, әмма бу барып чыкмас”, диде хокук яклаучы.

Бу көннәргә торак мәсьәләлен тикшерү өчен берничә мөһим мәхкәмә эше билгеләнгән. Хокук яклаучы үзенә булган һөҗүмне шул утырышларда катнашуына бәйли.
XS
SM
MD
LG