Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Төньяк һәм Көньяк Кореяларны сөйләшүләргә өнди


Кытай тышкы эшләр министры Яң Җиечи Төньяк һәм Көньяк Кореяларны сөйләшүләр үткәреп Корея ярымутравында вәзгыятьнең кискенләшүенә юл куймаска чакыра.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Яң моны Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефон сөйләшүендә әйткән.

Яң Лавровка ярымутраудагы киеренкелек кулдан ычкынып бөтен төбәкне тетрәтергә мөмкин дигән.

Күптән түгел Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин да шундый ук борчылу белдергән иде.

Бүген БМО Иминлек шурасы Төньяк һәм Көньяк Кореялар арасындагы киеренкелек турында сөйләшә.
XS
SM
MD
LG