Accessibility links

Кайнар хәбәр

Черногория премьеры Джуканович вазифасыннан китә


Черногория премьер-министры Мило Джуканович вазифасыннан китүен игълан итте.

Черногория җитәкчелегендә 20 ел чамасы төрле югары вазифаларны биләгән Джуканович, Черногория узган атнада Европа Берлеге әгъзалыгына рәсми намзәт статусы алганнан соң, вазифадан китү өчен шартлар туганлыгын белдерде.

Джуканович хөкүмәт җитәкчелегеннән китсә дә, хакимияттәге Социалистлар демократик фиркасен җитәкләвен дәвам итәчәк.

Ул премьер-министр урынына хәзерге финанс министры Игор Луксичны тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG