Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция белән Төркия арасында дивар төзелергә мөмкин


Греция Төркиядән рөхсәтсез килүчеләрне туктату өчен чик буенда дивар төзү нияте турында белдерде.

Ватандашларны яклау министры Христос Папоуцис журналистларга, 200 чакрымлык дивар АКШ белән Мексика арасында төзелгән диварга охшаш булачак, дип белдерде.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 2010 елда көн саен 200ләп мигрант Төркиядән Грециягә канунсыз кергән. Бу кешеләрнең күбесе - Әфганстан, Алжир, Пакстан, Сомали һәм Гыйрак ватандашлары.

Европа Берлегенә канунсыз килгән кешеләрнең 80% нәкъ Греция аша керә, дип санала. Узган елның ноябрь аеннан бирле Греция белән Төркия чиген сакларга полициягә Европа Берлегенең махсус көчләре ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG