Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Борис Немцов шикаятен караячак


Мәскәүнең Тверь бистәсе мәхкәмәсе чәршәмбе көнне "Солидарность" хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцовны кулга алу турында шикаятьне тикшерәчәк.

Немцов 31 декабрь җыелу иреген яклап оештырылган чара вакытында кулга алынды. Аңа 15 тәүлек төрмә җәзасы билгеләнде.

Бүген Европа мәхкәмәсе дә Немцов адвокатларының сәясәтченең кулга алынуына шикаятен кабул иткән. Шикаять дүшәмбе җибәрелде.
XS
SM
MD
LG