Узган елның февраль аенда Мәскәүдә “ЛУКОЙЛ” ширкәте вице-президенты Анатолий Барков утырган “Мерседес” Ольга Александрина һәм әнисе барган “Ситроен” машинасына бәрелеп, “Ситроендагы” ике кеше һәлак булды.
Ленин проспектында казаны күргән кешеләр Барков машинасының үз ягындагы бөкедән чыгып каршы юлдан барганын сөйләде.
Мәхкәмә, мәрхүмә Ольга Александрина юл кагыйдәләрен бозган һәм казада ул гаепле, дип тапты.
Адвокатлар бу карарны берничә мәртәбә шикаять итте, әмма уңышка ирешә алмады. Страсбургтагы Европа мәхкәмәсенә җибәрелгән мөрәҗәгатьтә Русия хакимиятләренең гадел тикшерүгә хокукны бозуына шикаять ителгән.
Ольга Александринаның гаиләсе 50 мең доллар күләмендә акча таләп итә, диде адвокат Игорь Трунов.
Барков казада һәлак булган Ольга Александринаның 2 яшьлек кызына 18 яше тулганчы финанс ярдәм тәкъдим итте. Ольганың ире, Сергей Сидельников август аенда башына кан савып үлде.