Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко инаугурациясе 21 гыйнварга билгеләнде


Беларус президенты итеп сайланган Александр Лукашенконың инаугурациясе бу җомга, 21 гыйнварда Минскиның Республика сараенда үтәчәк.

Вазифага керешү тантанасын туры эфирда Беларус телевидениесенең барлык каналлары да күрсәтәчәк.

19 декабрьдәге тавыш бирүдән соң Минскида милиция оппозициянең протест җыенын көч белән куып таратты. 600-ләп кеше тоткарланды. Аларның 32-се, шул исәптән 5 намзәт киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнде.
XS
SM
MD
LG