Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО комиссиясе Сергей Магнитский үлемен тикшерә


БМО комиссиясе Британиянең Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитскийның Мәскәүдәге тикшерү изоляторында үлемен тикшерүгә кереште.

БМОга тикшерү үткәрүне сорап көч куллану һәм азаплау корбаннарына ярдәм итүче, “Редресс” исемле хөкүмәттән тыш халыкара оешма мөрәҗәгать иткән иде.

Салымнан качуда гаепләнүче Магнитский 2009 елның көзендә изоляторда, рәсми мәгълуматларга караганда, йөрәк авыруыннан үлгән.

Адвокатлар һәм хокук яклаучылар аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәгән дип исәпли.
XS
SM
MD
LG