Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милиция генералы кулга алынды


Мәскәүдә мәхкамә 46 миллион доллар таләп итеп алган милиция генералы Александр Боковны кулга алырга дип карар чыгарды.

Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшне координацияләү идарәсе мөдире чәршәмбе көнне тоткарланган иде. Аңа каршы җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 2005 елда Боков һәм аның ярдәмчеләре бер кәсепчегә бер транспорт ширкәте хиссәләренең контроль пакетын алырга ярдәм вәгъдә итеп аннан 46 миллион доллар алган булган.
XS
SM
MD
LG