Истанбулда Иран белән атом сөйләшүләре үткәргән алты ил - БМО Иминлек шурасының биш даими әгъзасы һәм Германия бу сөйләшүләрдән күңелләре кайтуын белдерә.
Бу турыда әлеге алты ил вәкилләрен җитәкләгән Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштон белдерә.
Аның әйтүенчә, Иран алшартсыз нинди дә булса килешүгә барырга теләми.
Ул моның кабул ителмәслеген әйтеп алга таба нинди дә булса киңәшләшүләр көтелмәвен, шул ук вакытта Иран өчен сөйләшүләргә ишекнең ачык калуын белдерде.
Әлеге алты ил Иранның атом электр станцияләре өчен атом ягулыгын илдән читтә җитештерүне тәкъдим итә.
Алар Тәһран баетылган ураннан атом коралы ясарга җыена дип борчыла. Иран моны кире кага.