Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корал сатуда гаепләнгән Виктор Бут көзен хөкем ителәчәк


Рөхсәтсез корал сатуда гаепләнүче русияле Виктор Бут АКШ федераль мәхкәмәсе каршына 12 сентябрьдә басачак.

Җомга көнне Нью Йорк шәһәре мәхкамәсе хөкемдары Шира Шайндлин шундый карар чыгарды.

Бутның адвокатлары моңа каршы чыгып Бутның Тайландтан АКШка тапшырылуы канунсыз рәвештә булды һәм аңа белдерелгән гаепләүләрдәге җинаятьләр Кушма Штатларда булмау сәбәпле АКШның Бутны хөкем итәргә хокукы юк ди.

Заманында Советлар Берлегенең һава көчләре офицеры булган 43 яшьлек Бут 2008 елда АКШ җитәкчелегендәге махсус чара белән Тайландта кулга алынды һәм узган ноябрь аенда Кушма Штатларга тапшырылды.
XS
SM
MD
LG