Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һава аланында булган шартлауда кимендә 35 кеше үлде


Мәскәүдәге Домодедово һава аланында булган шартлау нәтиҗәдә кимендә 35 кешенең һәлак булуы белдерелә.

Русия сәламәтлек министрлыгы беренчел нәтиҗәләргә караганда башкала Мәскәүнең Домодедово һава аланында булган шартлауда 130дaн артык кешенең яралануын белдерде.

Тикшерүчеләр төркеме җитәкчесе шартлауны террор гамәле дип атады.

Хәбәрләргә караганда шартлау, һава аланының халыкара сәфәрләр бүлегендә юлчыларның әйберләрне алган залда булган.

Былтыр март аенда Мәскәү метросында булган шартлауда 40 кеше һәлак булган иде. Ул вакытта рәсмиләр һөҗүмнен дагыстанлы ике хатын-кыз тарафыннан оештырылуын белдерде.

Шул исәптән полиция метрода бер-берсе артлы булган террор һөҗүмен күз алдында тотып, һава аланында яисә метро тирәсендә икенче бер террор һөҗүме булмасын өчен иминлек чараларын арттырды.
XS
SM
MD
LG