Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста протестчылар күз яше чыгарган газлар белән таратылды


Туниста протест чараларына чыккан халыкны полиция бу юлы күз яше чыгарган газ бомбалары белән таратты.

Протестчыларның күпчелеген авыл һәм касаба җирләреннән килгән кешеләр булуы белдерелә.

Хакимияткә ачулы протестчылар премьер-министр Мөхәммәт Ганушинең дә вазифадан китүен таләп итә.

Туниста һәр көн диярлек хакимияткә каршы протест чаралары дәвам итә.

Халык илдән качып киткән президент Зин әл-Абидин Бин Гали хакимиятендә эшләгән барлык министрларның вазифадан китүен тeли.
XS
SM
MD
LG