Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Һолокост корбаннарын искә алалар


Аушвиц-Биркенау (Освенцим) концлагере
Аушвиц-Биркенау (Освенцим) концлагере
Германия һәм Польша президентлары Кристиан Вульф һәм Бронислав Коморовский бүген Халыкара Һолокост корбаннарын искә алу көнендә Польшаның көньягында урнашкан элекке Аушвиц-Биркенау (Освенцим) концлагерендә матәм чарасында катнаша.

Концлагерьне 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре азат итте.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу кичә дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп, Һолокосттан сабак алырга чакырды. Парламент алдында ясаган чыгышында Нетаньяһу, Иран режимын яһүд халкына каршы яңа геноцид оештыру омтылышында гаепләде.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат берничә мәртәбә Һолокостны кире кагып яны “әкият” дип атаган иде.

Һолокост корбаннарын искә алу чаралары Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтә. Кайбер мәктәпләрдә “толерантлык дәресе” үтә һәм Һолокост турында фильм күрсәтелә.

Калининград өлкәсендә матәм чаралары дүрт көн дәвам итеп Балтыйк диңгезе буенда һәйкәл ачу белән тәмамланачак. Яр буенда 1945 елда нацилар 7 меңләп яһүдне атып үтерде.
XS
SM
MD
LG