Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев: "таләп булган очракта гына хакимияттә калырмын"


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев 28 гыйнварда халык алдында ясаган чыгышында таләп булган вакытка кадәр хакимият башында калачагын әйтте.

Бу ай башында Назарбаевның президентлык мөддәтен озайту мәсьәләсендә референдум уздыру турында карар кабул иткән иде.

Халыкара тәнкыйтьләрдән соң Назарбаев канунны тикшерү өчен конституция шурасына җибәрде.

АКШ белән Европа Берлеге бу канунны демократик кысаларга тyры килми дип бәяләгән иде.

70 яшьлек Назарбаев 20 елдан бирле Казакъстанга җитәкчелек итә.
XS
SM
MD
LG