Accessibility links

"Домодедово"дагы шартлауның башкаручысы ачыкланган


Мәскәү – Русия рәсмиләре “Домодедово” һава аланында террор гамәлен башкарган кешене ачыклавын хәбәр итте.

Русиянең тикшеренү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, интихар һөҗүмне чыгышы белән Төньяк Кавказдан булган 20 яшьлек кеше башкарган. Маркин аның исемен атаудан тотылып калды. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта әдеге җинаятьнең оештыручыларын ачыклау эше бара.

24 гыйнвар көнне Мәскәүнең “Домодедово” һава аланында шартлау нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булды, 120дән артыгы җәрәхәтләр алган иде.

Маркин сүзләренчә, шартлауның халыкара очулар залында оештырылуы очраклы түгел. Бу һөҗүм, беренче чиратта, чит ил ватандашларына каршы юнәлтелгән булган, диде ул.
XS
SM
MD
LG