Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламчы хәрәкәт җитәкчесе 22 ел сөргеннән соң Туниска кайтты


Тунис – Тунисның “Ennahda” (“Яңарыш”) исемле исламчы хәрәкәт җитәкчесе Рәшит Ганнуши 22 ел сөргендә үткәргәннән соң, ватанына кайтты. Һава аланында аны меңнәрчә тарафдары каршы алды.

Ганнуши Тунистан хакимияткә Бен Али килгәч киткән иде. Соңгы елларда ул Лондонда яшәде.

69 яшьлек Ганнуши “Яңарыш” хәрәкәте, Бен Али хакимияте бәреп төшерелгәннән соң, кискен үзгәрешләр кичергән Туниста мөһим урын алыр дигән өметен белдерде.

Тунисның яңа күчеш хөкүмәте элек тыелган партияләргә рөхсәт бирергә, илдәге цензураны бетерергә, ирекле сайлаулар үткәрергә вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG