Мисырдагы чуалышлар сәбәпле андагы Русия ширкәтләре үз хезмәткәрләрен илдән чыгаруны дәвам итә.
Лукойл кичә Каһирәдәге 15 хезмәткәрен Дубайга чыгарган.
Бүген махсус очкыч белән Новатек ширкәте хезмәткәрләре дә Мисырдан китәчәк.
Русия туристлары әлегә Мисырда кала. Русиянең Мисырдагы илчелегенең консуллык бүлеге башлыгы Шамил Утоев туристларны эвакуацияләүгә һәммә нәрсә әзер, Мәскәүдән күрсәтмә генә көтәбез дип белдерде.
Ростуризм мәгълуматларына караганда, хәзер Мисырда 40 меңләп Русия ватандашы бар.