Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Домодедоводагы террор һөҗүме әлегә ачылмаган


Русия президенты Дмитрий Медведев Домодедово һава аланында 24 гыйнварда булган террор һөҗүме әлегә ачылмаган дип белдерде.

Русия Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников һәм Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин белән сөйләшүдә Медведев барлык тикшерү эшләре тәмамланмый торып бу җинаятьнең ачылуы турында әйтергә ярамый диде.

Бүген Бортников бомбаны шартлаткан интихарчының кем булуы ачыкланды диде.

Бортников интихарчының исемен атамыйча бары тик аңа 20 яшь булганлыгын һәм аның Төньяк Кавказдагы бер республикадан килгәнлеген генә әйтте.

Тикшерү комитеты башлыгы исә һөҗүмне әзерләргә интихарчының туганнары ярдәм иткән дип шикләнелә диде.

Домодедоводагы шартлаудан 35 кеше һәлак булды, 120-ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG