Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Сердюковның Курилга килүенә протест белдерә


Русия саклану министры Анатолий Сердюковның Курил утрауларына килүе сәбәпле Япония Русиянең Токиодагы илчесенә рәсми рәвештә протест белдерде.

Русия министры бүген Итуруп һәм Кунашир утрауларындагы хәрби бүлекләрдә булды һәм бу бүлекләргә яңа кораллар вәгъдә итте.

Токио Курил утрауларының бер өлешен Икенче дөнья сугышында Советлар Берлеге басып алган Япония җирләре дип саный. Русия Япониянең бу дәгъвасын кире кага.
XS
SM
MD
LG