Accessibility links

Мисырда президентка каршы җыеннар дәвам итә


Бүген Сина ярымутравының төньягында Израилгә илтүче газүткәргече шартлатылды. Мисыр телевидениесе һөҗүмне “билгесез террорчылар” оештырды, дип хәбәр итте. Шартлау нәтиҗәсендә чыккан каты янгын сүндерелгән. Үткәргечнең Израилгә газ ташучы торбаларына зыян килмәгән. Газ җибәрү туктатылган.

Мисырның вице-президенты Өмәр Сөләйманга һөҗүм нәтиҗәсендә аның ике тән сакчысы һәлак булды. Вице-президентка зыян булмаган. Сөләйман күчеш чорында Мисыр җитәкчесе урынына намзәтләрнең берсе була ала, дип фаразлана.

4 февраль көнне бәрелешләрдә яраланган беренче журналистның үлеме турында хәбәр ителде. Пикетчылар белән иминлек көчләре арасында бәрелешләрне төшергән Мисырның Әл-Әһрәм басмасы хезмәткәре Әхмәд Мөхәммәд Мәхмүд 29 гыйнвар көнне атышларда алган җәрәхәтләрдән вафат булды.

Русиянең биш иң зур сәяхәт ширкәте Мисырдан барлык Русия туристларын 9 февральгә кадәр чыгарып бетерү турында уртак карар кабул итте. Бүгенге көндә Мисырда 30 меңләп Русия туристы бар.

Президент Хөсни Мөбәрәккә каршы урам җыеннары 12нче көн дәвам итә. Кичә кич оппозиция Каһирә урамнарына миллионга якын тарафдарын чыгарды.
XS
SM
MD
LG