Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белградта оппозициянең урам җыенында 70 мең кеше катнашты


Сербия башкаласы Белградта берничә ел булмаган зур урам җыеннары узды. Җыелган халык парламент сайлавын вакытыннан алда уздыруны таләп итте.

Урам җыенын оештырган оппозициядәге Серб погрессив партия җитәкчесе Томислав Николич, хөкүмәт бу таләпне үтәмәсә - апрель аеннан Белградта ризасызлык чаралары башланачак, дип белдерде.

Илдә социаль-икътисади вазгыять авыр булып калганда милләтче карашлы бу партиянең абруе халык арасында арта.

70 меңләп кеше катнашкан урам җыенында тәртип саклау өчен 7 меңләп полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.
XS
SM
MD
LG