Иран оппозициясенең интернеттагы сәхифәләре, Мирхөсәин Мусави һәм Мәһди Карруби Мисыр һәм Туниста урамга чыгучыларга теләктәшлек белдерергә теләп урам җыеннары уздырырга хакимиятләрдән рөхсәт сорый, дип язып чыкты.
Оппозиция җитәкчеләре урам җыенын Тәһранда 14 февральдә уздырырга тели. Аның максаты “Тунис һәм Мисыр халыкларының диктаторлыкка каршы иреклек таләп итеп чыгуына теләктәшлек белдерү” булачак, диелгән.
Мусави һәм Карруби Иранда 2009 елның июнь аенда Мәхмүд Әхмәдиниҗатның кабат президент итеп сайлануына ризасызлык чараларын оештырды. Аларның урам җыеннары оештыру мөрәҗәгатьләрен хакимиятләр кире кагып килә.