Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәфрәт Көнендә" катнашучылар тоткарланды


Мәскәүдә рөхсәт ителгән "Нәфрәт Көне"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00

Мәскәү үзәгендә рәсми рөхсәт ителгән «Нәфрәт Көне» исемле протест җыеныннан соң кимендә ун кеше, шул исәптән «Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов тоткарланды.

Мәскәү үзәгендә рәсми рөхсәт ителгән «Нәфрәт Көне» исемле протест җыеныннан соң кимендә ун кеше, шул исәптән «Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов тоткарланды.

Театр мәйданында үткән урам җыены тыныч кына тәмамланса да, милиция демонстрациячеләрнең президент идарәсенә таба йөреш оештыру омтылышына киртә куйды.

«Хакимиятне алмаштырырга вакыт!» дигән шигарь астында үткән җыенга берничә йөз кеше җыелды.

Удальцов әйтүенчә, митингка фатир акчаларын алдан түләп алданганнар, экологлар, оппозицион оешмалар активистлары килгән.

Былтыр «Нәфрәт Көне» җыенын оештыручылар бер мәртәбә дә үз чараларын Мәскәү мериясе белән килештерә алмады, аларның митинглары милиция тарафыннан таратылып килде.
XS
SM
MD
LG