Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хәрби хакимият демократия вәгъдә итте


Мисырда президент Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан киткәннән соң хакимиятне үз кулларына алган хәрбиләр илнең халыкара килешүләрен үтәргә һәм демократия юлыннан барырга вәгъдә итте.

Югары хәрби шураның белдерүендә хәзер хөкүмәт “ирекле демократик дәүләт төзү өчен сайлау куелган сивиль хакимият” килүгә тыныч күчеш булдыру максатында үз вазифасында калачак диелә.

Ул арада Каһирәдә Мөбәрәкне китәргә мәҗбүр иткән халык күтәрелеше үзәге булган Таһрир мәйданын чистарту эшләре башланды.

Халык урамнарны себереп чүпләрдән чистарта, хәрбиләр мәйдандагы һәм аның тирәсендәге тимер киртәләрне, чәнечлеле тимер чыбыкларны сүтә.

Ул арада хәрбиләр коммендант вакытын киметте. Хәзер ул кичке сигездә түгел, ә 12-дә башлана.

Каһирә һава аланы башлыгы үзендә баш прокурор рөхсәтеннән башка илдән чыгарга ярамаган элекке түрәләр исемлеге булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG