Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста оппозиция вәкилләре мәхкәмә алдына баса


Беларуста 19 декабрь узган президент сайлавыннан соң урам җыеннары вакытында тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнгән оппозиция вәкилләрен хөкем итү башлана.

Беренчеләрдән булып мәхкәмә алдына Василий Парфенков басачак. Барлыгы 42 кеше, алар арасында президентлыкка биш намзәт, аларның киңәшчеләре һәм журналистлар хөкем ителәчәк.

Кулга алынганнар арасында Русиянең ике ватандашы да бар. Алар мәхкәмә алдына 22 февраль көнне чыгачак.

Гаепләнүчеләргә 5-15 ел төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG