Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә оппозиция хакимияткә үз таләпләрен җиткерде


Бәһрәйндә оппозиция һәм каршылык чараларында катнашучылар ил идарәсендәге сөнни патшалыгы вәкилләре белән сөйләшүләр башлау өчен үз шартларын җиткерде.

Алар хөкүмәтнең эштән китүен, сәяси тоткыннарның азат ителүен һәм хөкүмәткә каршы чараларда катнашкан кешеләрнең үлемен тикшерүне таләп итә.

Би-Би-Си мәгълүматларына караганда, бу атнада иминлек көчләренең каршылык чарасында катнашучыларны куып таратканда алты кеше үлгән.

Хәрби көчләрнең ил башкаласының үзәк мәйданыннан чыгарылганнан соң, меңнәрчә кеше төнне шунда уздырды.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Кэтрин Эштон хакимият һәм оппозицияне кичекмәстән сәяси диалог башларга чакырды.

Бөекбритания тышкы эшләр министры Уильям Хейг илдә килеп туган хәлгә борчылу белдерде һәм каршылык чарасына чыккан халыкка карата көч куллануны тәнкыйтьләп чыкты.
XS
SM
MD
LG