Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан башкаласында берничә йөз мең кешелек каршылык йөреше үтте


Дәһлидә кешеләр бәяләр күтәрелү һәм эшсезлек артуга ризасызлык белдерә.

Һинд-азия яңалыклар агентлыгы (IANC) хәбәр итүенчә, 200 меңнән артык кеше башкала читләреннән ил парламенты урнашкан җиргә таба атлады. Шәһәр үзәгендә машиналар йөрүгә кыенлык туды.

Шулай ук илнең хәрби ширкәтләренә эшләүчеләр, кимендә 10 мең кеше, әлеге йөрешкә кушылды.

2 меңнән артык полиция хезмәткәре бу йөрешнең үтүен тәэмин итте.
XS
SM
MD
LG