Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядән чит илләрнең меңнәрчә ватандашын чыгару дәвам итә


Бенгази шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре калдырып киткән танк.
Бенгази шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре калдырып киткән танк.
Төрле илләрнең ватандашлары Либиядән Европага китерелә. Кытайның Грециядән алып торган паромы шимбә көнне Крит утравына 2 мең 911 кешене алып килде.

Шулай ук икенче паромда Кытайның 2 меңнән артык ватандашы Мальтага китерелде.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Кичекмичә Либиядә кан коюны туктатырга чакырды.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Муаммар Каддафи ягындагы көчләр белән аңа каршы булганнар арасындагы бәрелешләрдә соңгы көннәрдә “йөзләрчә йә хәтта меңнәрчә” кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG