Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйруллин Миңнехановны “референдумга" чыгара


Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов

Казанның “Машина хуҗалары федерациясе” Рифкать Миңнехановның ЮХИДИ җитәкчесе вазифасын алып баруга лаеклылыгын тикшерә. Алар халыктан фикерләр көтә.


ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов турында фикерләрне хәзер һәркем интернетта Казанның “Машина хуҗалары федерациясе” сәхифәсенә язып җибәрә ала.

Федерация вәкилләре Татарстанның ЮДИХИ җитәкчесе турында халык фикерен белешә башлауны чарасызлыктан булуын әйтә. Чөнки машина хуҗалары ЮХИДИ хезмәткәрләренең башбаштаклыгыннан инде кемгә зарланырга белми. Федерациянең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин әйтүенчә, ул инде үзе дә ике тапкыр Рифкать Миңнехановка хат язып караган, әмма бернинди җавап булмаган.

Соңгы чик буларак “Машина хуҗалары федерациясе” инде “халык аттестациясен” уздырырга булган. Ягъни алар халыктан ЮХИДИ башлыгы турында фикерләр кабул итә. Мондый “халык аттестациясе” дип исемләнгән чараны элегрәк Татарстан эчке эшләр министрлыгы башлаган иде. Әмма Рамил Хәйруллин әйтүенчә, ни өчендер министрлык халыктан бары хокук саклау оешмасы хезмәткәрләре турында гына фикерләр җыя, ә җитәкчеләр, димәк, гөнаһсыз булып чыга.

“Шундый чараны ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнехановка карата башладык. Чөнки машина йөртүчеләр көндә әлеге оешма вәкилләре белән очрашып тора. Монда һич кенә дә Рифкать Миңнеханов шәхсияте турында сүз бармый. Моны дөрес аңлагыз. Без аны бары оешма җитәкчесе буларак бәялибез. Ул бит үзендә эшләгән хезмәткәрләр өчен җавап тотарга тиеш. Без инспекторлар тарафыннан кылынган барлык гаделсезлекләрне җыеп барачакбыз”, ди ул.

ЮХИДИ җәзага тартуны өстен куя

Хәйруллин сүзләренчә, моңа кадәр дә ЮХИДИ хезмәткәрләреннән зарланып бик күп шикаятьләр килә торган булган. Мисал өчен, Татарстанда ниндидер берәр документ алырга теләсәң, беренче чиратта синең ЮХИДИга штрафың юкмы дип тикшерәләр һәм аны түләмичә генә кирәкле кәгазьне алып булмый икән. Хәйруллин әйтүенчә, бу бөтенләй дә канунга сыймый торган хәл.

“Алар кисәтергә генә хокуклы. Әмма алар моның белән генә тукталмый”, ди ул.

Хәйруллин әйтүенчә, Татарстанда ЮХИДИ системасында җәзага тарту нык таралган. Әмма моның белән генә мәсьәләне хәл итеп булмавы көн кебек ачык. Ул беренче чиратта кануннар үтәлергә тиешлегенә басым ясый.

Федерация вәкилләре фикеренчә, Рифкать Миңнехановның әлеге вазифада эшләве дә бик кануни түгел. Чөнки ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы.

“Ә федераль канунның 79нчы маддәсендә дәүләт хезмәтендә якын туганнар эшли алмый диелгән”, ди алар.

Көтү өчен көтүче җаваплы

“Машина хуҗалары федерациясе” халыктан килгән барлык шикаятьләрне бер гомум мөрәҗәгать итеп туплаячак. Һәм ЮХИДИ эшчәнлеге белән канәгатьсезләр бик күп булса, алар имзалар җыеп, аны Русия президенты Дмитрий Медведевка юлларга исәп тота.

“Үз хезмәткәрләре өчен җитәкче җаваплы. Димәк, бу очракта Рифкать Миңнеханов булып чыга. Ә полиция җитәкчеләре аттестациясен Медведев үзем уздырам дигән иде”, ди Хәйруллин.

Хәзерге вакытта “машина хуҗалары федерациясенең” интернет сәхифәсендә барган тавыш бирүдә 800дән артык кеше катнашкан. Һәм аларның 94% Миңнехановның әлеге вазифаны биләргә лаеклы түгеллеген әйткән.

Хәйруллин исә, Рифкать Миңнеханов бу саннарга игътибар итсә, уңай нәтиҗәсе булмый калмас иде, дип саный.

“Чөнки бу үзенә күрә бер кечкенә генә референдум”, ди ул.

Бу хакта Рифкать Миңнехановның фикерен белү мөмкин булмады. Сишәмбе шалтыратканда ЮХИДИның матбугат үзәгендәге Җиһаншин дип таныштырган хезмәткәр чәршәмбе шалтыратырга кушты.

“Мин җитәкчегә әйтермен, нинди генә җавап булса да иртәгә белә алырсыз”, диде ул.

Бүген шул ук Җиһаншин ЮХИДИның бүлек җитәкчесенең әлеге мәсьәләгә карата аңлатма бирмәячәген әйтте. Ә Рифкать Миңнехановтан фикер алу өчен ул аның кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга киңәш итте.

Кабул итү бүлмәсендә Миңнехановның эш урынында кичке алтыда булачагын белдерсәләр дә, ул вакытта шалтыратканда: “Ул килмәде, иртәгә шалтыратыгыз” дигән җавап кайтардылар.
XS
SM
MD
LG