Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан прокуртурасы түрә үткәндә юл томалауны туктатырга чакырды


Казан - Юлларны томалау гамәленең канунга туры килү-килмәвен тикшерүне сорап, “Машина хуҗалары федерациясе” мөрәҗәгать иткән иде. Мөрәҗәгатьне тикшергәннән соң, прокуратура бу гамәлне канунсыз дип тапты.

Прокуратура карарында әйтелгәнчә, беренчедән, түрәләргә юл ачу юл хәрәкәтен туктату йә вакытлыча чикләү өчен сәбәп була алмый. Икенчедән, эчке эшләр министрлыгының моны эшләргә вәкаләте дә юк.

Нәтиҗәдә, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров исеменә мондый җитешсезлекләрне төзәтү һәм киләчәктә булдырмау өчен чаралар күрүне таләп иткән күрсәтмә юллаган.
XS
SM
MD
LG