Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы ачлык чарасына 8 кыз да кушылды


Алар - Башкорт яшьләре иттифагының Уфадагы һәм республиканың төрле районнарындагы һәм шулай ук Оренбур өлкәсендәге вәкилләре.

Моңа кадәр ачлык игълан итүчеләр арасында кызлар юк иде. Русиядә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне зурлап бәйрәм ителүгә карамастан әлеге кызлар иттифак егетләре таләпләренә теләктәшлек белдерә.

Иттифак рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев сүзләренчә, ачлык гамәленә кушылучылар да һәм башкорт яшьләренең таләпләре арта.

Дүшәмбе Багаев тел, мәгарифтәге төбәк компоненты, дин, җир мәсьәләләре дә, башкорт милләтеннән булганнарның эштән җибәрелүе дә алар әзерли торган таләпләр исемлегенә керәчәк, дип белдерде.

8 мартка ачлык игълан итүчеләр кызлар белән бергә 28 кешегә җитте.

Башкорт яшьләре иттифагына нигез салучыларның берсе, ветеран активист Артур Иделбаев 24 февральдә тоткарланганнан соң икенче көнне үк ачлык игълан иткән иде.

Аны яклап урам җыенына чыккан ике студент университетта укудан чыгарылды. Башкорт яшьләре иттифагы әгъзалары Иделбаевны азат итүне, студентларны кире укырга алуны һәм башкорт активистларын эзәрлекләүне туктату таләбе белән 2 мартта ачлык игълан итте.
XS
SM
MD
LG