Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны гаскәрләре Бәһрәйн чиген үтте


Бүген Согуд Гарәбстанының меңгә якын хәрбие чикне үтеп Бәһрәйнга керде.

Алар Бәһрәйн хөкүмәте корылмаларын тәртипсезлекләрдән саклаячак, дип хәбәр ителә. Хәрбиләр утраудагы дәүләтне Согуд Гарәбстаны белән бәйләүче дамба аша үткән.

Шулай ук Согуд Гарәбстаны хәрбиләре Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге оешмасы гаскәрләре эчендә икәнлеге дә әйтелә.

Бәһрәйннең читтән ярдәм соравы турында әлегә рәсми хәбәрләр юк.

Илнең күпчелеген тәшкил иткән шигыйлар Бәһрәйндә сөнни патша кавеме идарә иткәнгә ризасызлык белдереп соңгы атналарда урамнарга чыкты.
XS
SM
MD
LG